ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсә. Ул кем булган?
Йәһвә Гайсәне җиргә җибәргән (1 Яхъя 4:9)
Без Йәһвәне шатландырып яшәргә теләсәк, тагын бер мөһим шәхесне тыңларга тиеш. Йәһвә Адәмне яратканчы күпкә алдарак күктә бер кодрәтле фәрештәне булдырган.
Вакыт узу белән, Йәһвә шул фәрештә кеше баласы булып тусын өчен көч куйган. Бала Бәйтлеһемдә Мәрьям исемле кыздан туган, һәм аны Гайсә дип атаганнар (Яхъя 6:38).
Гайсә җирдә яшәгәндә Аллаһы сыйфатларын төп-төгәл чагылдырган. Ул игелекле, яратучан булган, кешеләр аңа тартылганнар. Ул башкаларга Йәһвә турында курыкмыйча сөйләгән.
1 Петер 2:21—24)
Гайсә игелек эшләсә дә, аны нәфрәт иткәннәр (Гайсә дини җитәкчеләрнең ялган тәгълиматлары һәм явыз эшләре турында сөйләгән, шуңа күрә алар аны нәфрәт иткәннәр.
Гайсә шулай ук авыруларны савыктырган һәм үлгәннәрне терелткән.
Дини җитәкчеләрнең котыртуы аркасында, римлылар Гайсәне кыйнаганнар һәм үтергәннәр.