БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Туфан. Кем тыңлаучан булган, ә кем тыңлаучан булмаган?
Нух көннәрендә күпчелек кеше явызлык эшләгән (Яратылыш 6:5)
Адәм белән Хауваның балалары туган, һәм җирдә кеше саны үрчегән. Вакыт узу белән кайбер фәрештәләр Шайтан ягына баскан.
Алар җиргә төшкәннәр һәм хатын-кызларга өйләнер өчен үзләренә кеше тәннәре алганнар. Шул хатын-кызлардан әзмәверләр — көчле һәм мәрхәмәтсез кешеләр туа башлаган.
Дөнья явыз кешеләр белән тулган. Изге Язмаларда шул заман турында: «Кешеләр җирдә явызлыкка баткан һәм күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына юнәлгән»,— дип әйтелә.
Яратылыш 6:13, 14, 18, 19, 22)
Нух Аллаһыны тыңлап көймә төзегән (Нух яхшы кеше булган. Йәһвә аңа үз ниятен — җир йөзен су белән каплап явыз кешеләрне юк итәргә ниятен җиткергән.
Аллаһы аңа шулай ук гаять зур көймә төзеп, анда үзенә һәм гаиләсенә керергә кушкан.
Нух кешеләрне булачак Туфан турында кисәткән, ләкин алар моңа колак салмаган. Кайберәүләр Нухтан көлгән, башкалары аны нәфрәт иткәннәр.
Нух көймәне төзеп бетергәч, анда җәнлекләрне керткән.