158 НЧЕ ҖЫР
Ул «көн» кичекмәс!
1. Җир шундый матур! Ул сокландыра.
Синең эшләрең безне таң калдыра.
Син безнең Кыя, үзгәрмәс Алла.
Синең ниятең тиздән чынга ашар.
КУШЫМТА:
Без, оҗмахны көтеп, бик зарыгып беттек —
Бирче безгә сабырлык.
Һәр көн кояш калка, бер дә соңга калмас.
Ул «көн» дә һич кичекмәс,
Озак көттермәс!
2. Бик гүзәл мизгел, ниһаять, килер:
Үлгән кешеләр җирдә терелтелер.
Һәркем савыгыр, ярату сизәр,
Безнең бу чакны бик күрәсе килә.
КУШЫМТА:
Без, оҗмахны көтеп, бик зарыгып беттек —
Бирче безгә сабырлык.
Һәр көн кояш калка, бер дә соңга калмас.
Ул «көн» дә һич кичекмәс,
Озак көттермәс!
3. И Йәһвә Алла, син шундый сабыр.
Иман итүче синнән өмет алыр.
Хакыйкать сүзен сөйлибез һәркемгә.
Уяу калырга бу булыша безгә.
КУШЫМТА:
Без, оҗмахны көтеп, бик зарыгып беттек —
Бирче безгә сабырлык.
Һәр көн кояш калка, бер дә соңга калмас.
Ул «көн» дә һич кичекмәс,
Озак көттермәс!
Ул «көн» килер, кичекмәс!
(Көл. 1:11 дә кара.)