Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без сине зарыгып көтәбез

Без сине зарыгып көтәбез

Йөкләргә:

  1. 1. Беркөн без күрербез,

    Энекәшебез, сине!

    Һәр көн кочакларбыз,

    Кайгыртырбыз сабыйны.

    Яхшыны һәм яманны

    Аерырга өйрәнерсең син.

    Бергә китап без укырбыз,

    Энебез.

    КУШЫМТА:

    Зарыгып сине көтеп,

    Каршыларга әзерләнеп,

    Йәһвә Алла ярдәм итсен,

    Дип сорыйбыз.

    Сине бик көтәбез!

  2. 2. Син дә өйрәнерсең

    Йәһвә белән сөйләшергә.

    Без гел шат булырбыз

    Уенчыклар бүлешергә.

    Син еласаң я моңсулансаң,

    Шундук без килербез юатырга.

    Сине бик нык яратабыз,

    Энебез.

    КУШЫМТА:

    Зарыгып сине көттек,

    Каршыларга әзерләндек.

    Бәләкәй энебез,

    Сиңа яхшы апалар булырбыз.

    Без бик тырышырбыз!